Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Душа России в ее символах

22 августа Лесхоз мәдәният йортында Россия флагы көненә багышланган «Душа России в ее символах» исемле иҗат сәгате үтте. Мастер-класста балалар үз куллары белән Россия флагын әзерләделәр. Алар  эш белән мәшгуль вакытта без әлеге бәйрәмнең килеп чыгуы, флагтагы һәр төснең нәрсә аңлатуы турында сөйләдек. Балалар бик теләп Россия дәүләт символларына багышланган «Какого цвета Родина?» викторинасына катнаштылар. «Россия – Родина моя»  китап күргәзмәсенә күзәтүне кызыксынып тыңладылар

Мондый очрашулар яшь буында дәүләт символларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт, туган илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләүдә үзенең өлешен кертер дип ышанабыз.