Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Кызыл китап битләре буйлап

Балаларда экологик аңны тәрбияләү, табигатьне сакларга өйрәтүне кече яшьтән башларга кирәк.  Безнең китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары һәм «Эколята» экология клубы әгъзалары өчен «Кызыл китап битләре буйлап» экология сәгате үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты-балаларда экологик культура формалаштыру, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдыру һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы караш үстерү. Чарада китапханәче балаларга Җирдәге барлык тереклекне саклауның мөһимлеге, планетабызда иртәгә кем яшәячәге турында уйланырга кирәклеге турында сөйләде. Чөнки бүген үсемлекләрнең һәм хайваннарның күп төрләренә юкка чыгу куркынычы яный һәм барлык хайваннарның төп дошманы – кеше. Кыйммәтле мех, ит, күңел ачу өчен җәнлекләрне кырып бетерсәк  тиздән аларның күбесен рәсемнәрдә генә күрәчәкбез. Виртуаль сәяхәт барышында балалар Кызыл китапның нәрсә икәнен, ни өчен аны булдыруга ихтыяҗ тууын, нинди сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләр булуын белделәр.  Чарада « Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт»   презентациясе кулланылды һәм «Смешариклар »  циклыннан   «Кызыл китап» мультфильмы күрсәтелде. «Табигать язмышы – безнең язмыш» китап күргәзмәсенә  күзәтүдә балаларны экология тематикасы буенча  китапханәдә булган яңа әдәбият белән таныштырдык.