Китапханә, китаплар, мин – без чын дуслар
2 августта мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1 сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе үтте. Ул “Китапханә, китаплар, мин – без чын дуслар” исеме астында китапханә белән танышуга багышланды. Китапханәче балаларны китапханә, китаплар белән таныштырды. Кунаклар бик теләп яңа килгән китаплар, журналлар белән таныштылар. Соңыннан алар янына китап дәвалаучы “Китап докторлары” килде. Алар балалалар белән бергәләп тузган китапларга ремонт ясадылар. Дәрес бик мавыктыргыч, күңелле үтте.