Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Баш иябез сиңа, Россия солдаты!

Үрнәк бистәсендә   "Баш иябез сиңа, Россия солдаты!" исемле , мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган велоузыш узды. Чарада яшүсмерләр һәм балалар катнаштып,  үзләренең махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлеген  күрсәттеләр. Гимнастерка һәм пилотка кигән велосипедчылар, солдатларга багышланган музыка астында, бистәнең үзәк урамнары буйлап уздылар. Чара бистәдә яшәүчеләрнең игътибарын җәлеп итте һәм безнең хәрбиләргә ярдәм итүнең мөһимлеген искә төшерде. Велоузышта катнашучылар бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек күрсәттеп, ил өчен горурлык атмосферасы тудырдылар. Әлеге чара барлык катнашучылар һәм тамашачыларда онытылмас тәэсирләр калдырган якты вакыйгага әверелде.