Замана белән бер адымда
Лесхоз мәдәният йортында өлкәннәр белән «Замана белән бер адымда» исемле компьютер һәм интернет серләрен өйрәнү сәгате үткәрдек. Хәзерге заманда, хәтта пенсионерларга да компьютерсыз яшәү мөмкин түгел. Пенсионер өчен компьютер грамоталылыгы - тормышка яңа мәгънә бирү, аралашу даирәсен киңәйтүнең, үзеңне хәзерге заман белән бер сулышта булуны раслачы бер ысулы. Дәрестә китапханәче катнашучыларга компьютерда эшләү гади булуын аңлатты, теория белән таныштырды, коммуналь хезмәтләр һәм салымнар түләү буенча практик дәрес үткәрде. Дәрес кызыклы һәм файдалы үтте.