Сугышның беренче көне һәм җиңүгә беренче адым
22 июнь- Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе. Бу көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булган, фашистлар әсирлегендә газапланган, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәрне искә алабыз. Ул кырыс елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычын үтәгән һәркем безнең йөрәктә саклана. Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, 20 июньдә бездә «Сугышның беренче көне һәм җиңүгә беренче адым " хәтер сәгате узды. Чарага «Табигать дуслары» мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләрне чакырдык.Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы башлануы, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә халкыбызның үз илен нинди бәя һәм югалтулар аркылы саклавы, Ватанны саклаучы якташларыбызның батырлыгы турында сөйләде. Балалар О. Бергольц, К. Симонов, А. Твардовский әсәсрләрен сөйләделәр. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Кичә ахырында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салдык .