"Минем кече Ватаным"
Һәрбер кешенең күңелендә туган төбәгенә, үзенең ата-бабалары яшәгән кече Ватанына мәхәббәт яши. Ватанга мәхәббәт туган җирнең тарихын белүдән башлана. Россия көне алдыннан 11 июньдә, мәдәният йортында "Минем кече Ватаным" исемле интеллектуаль уен - могҗизалар кыры үткәрдек. Чарага “Табигать дуслары” мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләрне чакырдык. Кызыклы уен балаларга үз белемнәрен баетырга, туган ягыбыз турында кызыклы мәгълүмат тупларга ярдәм итте. Балалар үзләре өчен истәлекле, яраткан урыннар турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Кайбер сорауларга укучылар җавап бирергә авырсынсалар да, тарихыбызны яхшы белүләрен күрсәттеләр.