Балачак иле.
Балаларның җәйге яллары башлануга - 1 июнь көнне «Детство мое, страна заветная», исеме астында асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрдек. Бәйрәмебезнең темасы – тынычлык, сугышлырсыз имин тормыш. Рәсем ясар өчен иң кулай урын – мәдәният йорты каршындагы мәйдан сайланды. Яшь талантларыбыз кулы белән зәңгәр күк йөзе, табигать күренешләре, чәчәкле аланнар асфальтка рәсем булыр төштеләр. Һәр рәсем үзенчәлекле, матур килеп чыкты. Шуңа да жюрига җиңүчеләрне билгеләү шактый кыенга туры килде. Балалар барысы да истәлекле бүләкләр, татлы күчтәнәчләр, онытылмас истәлекләр алып киттеләр бәйрәмнән.