Уеннарда халкым тарихы
Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Уеннарда халкым тарихы» исемле фольклор кичә оештырдык. Кичәнең максаты -балаларда милли мәдәниятләргә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләү, буыннар чылбырын дәвам итү. Рус халык уеннарыннан "Плетень", "Золотые врата", "Ручеёк", “Лапта” һәм башка кызыклы уеннар турында сөйләштек. Татар халык уеннарыннан балалар белән «Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Кәрия Зәкәрия” кебек милли уеннарыбызны искә төшердек. Кичә барышында без татар халык әкиятләре, табышмак, такмаклар белән таныштык. Соңынан бергәләп “Түбәтәй” уенын уйнадык.