Чәйләрегез тәмле булсын
Очрашуга «Ак калфак» җирле иҗтимагый оешмасы әгъзалары килде. Чараны алып баручы кунакларны чәйнең тарихы, чәй эчүнең ничек барлыкка килүе белән таныштырды. Кунаклар чәй турындагы риваятьләрне дә кызыксынып тыңладылар. Чәй өстәлен бизәү буенча мастер-класс аеруча кызыксыну уятты. Мастер-классны Арча агросәнагат көллиятенең кулинария укытучысы Альбина Даниловна Аскарова алып барды. Чәй-бик бай даруханә ул.Һәр кешенең яраткан үз рецепты бар. Шуңа күрә чәйне ничек дөрес пешерергә икәнлеге турында барысы да рәхәтләнеп үзләренең серләре белән уртаклаштылар. Кунаклар төрле илләрнең чәй әзерләү традицияләре белән таныштылар. Соңыннана чәй өстәле артында бәйрәмебезне дәвам иттек.