Музей – мавыктыргыч дөнья
17 майда Халыкара музейлар көненә багышланган «Музей – мавыктыргыч дөнья» сәнгать сәгате узды. Без аны Лесхоз урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән үткәрдек. Мондый очрашу илебезнең тарихи үткәнен белү, истә тоту, бәяләү һәм хөрмәт итү өчен кирәк. Чара барышында балалар дөньяның иң атаклы музейлары – Лувр, Колизей, Париж Богоматери соборы, Лондон милли галереясе, Прадо турында белделәр, Россиянең иң популяр музейлары – Эрмитаж, Третьяков галереясе һәм Сергий Посадында Троица-Сергиев лаврасы диварларында урнашкан тарихи-сәнгать музей-тыюлыгы турында сөйләштек. Туган як музейлары: Әлифба музее, Арча шәһәре Казан арты, Кырлай авылы Габдулла Тукай һәм бистәбез урман музее да игътибарсыз калмады. Чараның икенче өлешендә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее буйлап виртуаль сәяхәт уздырылдык. Балаларда «И кисть сражалась на войне»бүлеге аеруча кызыксыну уятты. Биредә без сугышта катнашкан һәм соңрак бу темага иҗат иткән рәссамнарыбызның хезмәтләре белән якыннан таныштык.
Соңыннан балалар каникулларда әти-әниләре белән бергә булган музейлар турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.