Якташларыбызның батырлыгы һәм дан-шөһрәте
80 ел элек иң каты, канкойгыч һәм фаҗигале Бөек Ватан сугышының соңгы залплары яңгырады. 6 май көнне Лесхоз мәдәният йортында “Якташларыбызның батырлыгы һәм дан-шөһрәте” дигән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Бу очрашуны Бөек Ватан сугышында катнашып сугыштан әйләнеп кайтмаган якташларыбызга, туган якларга күптән көтелгән җиңү алып кайткан фронтовик якташларыбыз һәм тыл хезмәтчәннәренә багышладык. Чарага җирле краевед С.Н. Бахтиярованы чакырдык. Очрашуда фронтовикларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары чыгыш ясады. СВОда катнашучыларның ата-аналарының чыгышлары тамашачыларның күңелләренә аеруча тәэсир итте. Аларның һәркайсының үз тарихы, үз язмышы, ләкин берләштергән сыйфат – аларның авыр минутларда илебезне яклау өчен кулына корал алган Россия патриотларын тәрбияләү. Әниләр үз уллары турында сөйләделәр, кыенлыклары белән уртаклаштылар. Сәхнәдән Ватанны саклаучылар хөрмәтенә чын күңелдән әйтелгән сүзләр, шигырьләр яңгырады. Үзэшчәннәребез аларга багышлап моңлы җырлар, биюләр башкадылар.