Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Милләтемнең кояшы син, И моңлы, нурлы Тукай!

24 апрельдә, Үрнәк балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланган «Милләтемнең кояшы син, И моңлы, нурлы Тукай!»  исемле әдәби кичә үтте. Тамашачыларга «Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар Тукайның “Туган тел”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт” һәм башка әсәрләрен бик матур әдәби телдә башкардылар.Ә Шүрәле белән Су анасы балаларга ярдәмгә килде. Яшь буынның Тукай әсәрләрен яхшы белүләре, шагыйрьнең әсәрләрен яратып матур әдәби телдә  укулары бик куанычлы. Тукай иҗаты – милләтебезне, әдәбиятыбызны киләчәк буыннарга җиткерү юлында һәркайсыбызга илһам чишмәсе булып тора.