Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Терроризмга каршы бар дөнья

 

Террорчылык хәзерге дөньяда кешелек иминлегенә янаган төп куркынычларның берсе булып тора. Китапханәдә көллият студентлары өчен «Терроризмга каршы бар дөнья» мәгълүмат  сәгате узды. Чара барышында студентлар террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләре турында белделәр. Террорчылык тарихына да күз салдык. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшердек. Китапханәче терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен турында, катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга, шикле предметлар табу һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Яшьләр «тынычлык» сүзенең мәгънәсе турында уйландылар.