Күңелләрне дә җылытсын
Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Үрнәк балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүчеләр өчен блиндаж шәмнәре ясау буенча мастер-класс үткәрдек. Әлбәттә, бу бик кирәкле, әмма күп көч таләп итә торган процесс. Окоп шәмнәре-калай банкалардагы гофрокартоннан ясалган үзенчәлекле парафин горелкалары. Кыр шартларында җылыту һәм ризык әзерләү өчен файдаланыла. Безнең солдатлар әйтүенчә, блиндаж шәме ярдәмендә ризыкны җылытырга, су кайнатырга, бинаны җылытырга мөмкин. Балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре безнең акциягә бик теләп кушылды. Солдатларга ярдәм итеп, без бергәләп Җиңүне якынайтабыз, үзебезнең алар белән бергә булуыбызны да дәлиллибез. Без һәрбер балага батырлык, Ватанпәрварлык, аяз күк йөзенең нинди бәягә яулануы турында аңлатырга тырыштык.