Урманчы һөнәре
29 март көнне Лесхоз китапханәсендә "Урманчы һөнәре" дигән профориентация сәгате үткәрелде. Лесхоз урта мәктәбе укучылары белән очрашуга Арча урман хуҗалыгы белгечләре: урман торгызу буенча инженер Марсель Илдар улы Низамиев, урманнан файдалану буенча инженер Илсөяр Шаһимулла кызы Хәйруллина килде. Бу очрашуда без бөтен гомерен табигатькә һәм аны саклауга багышлаган урманчы һөнәре белән таныштык. Бу һөнәр бик мөһим, чөнки нәкъ менә урманчы урманны саклый. Очрашуда урманнарыбызның экологик торышын саклауда һәм яхшыртуда кешенең роле турында сөйләштек. Урманчылыкка кайда белем алырга мөмкин, нинди хезмәт шартлары, нинди түләү, һөнәргә таләпләр, бу һәм башка бик күп сорауларга белгечләр тулы җаваплар бирделәр. Ә иң мөһиме, без урманчы-ул һөнәрме, әллә яшәү рәвешеме дигән сорауга җавап табарга тырыштык. ”