И хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда
7 мартта Лесхоз мәдәният йортында «И хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда » исемле халыкара хатын-кызлар көненә багышланган интеллектуаль уен – могҗизалар кыры үткәрдек. Барысы да чын телешоудагы кебек булды: өч сайлап алу туры, "Бүләк", "Дус ярдәме" һәм "Банкрот" секторлары. Уен барышында гаиләгә, мәхәббәткә, хатын-кыз матурлыгы, аш-су осталыгына багышланган мәсьәләләр, мәкальләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр укылды. Уен барабаны янына чыккан һәр катнашучы турында күп кызыклы нәрсәләр белдек. Үз чиратында уенчылар безне үз гаиләләрендәге традицияләр, кызыклы хәлләр, истәлекләр белән таныштырдылар. Программада хатын-кызларыбыз өчен котлаулар, музыка, конкурслар, викториналар белән аралашып барды. Тамашачылар хатын-кызлар, әниләр турында шигырьләр һәм риваятләр тыңладылар, үзешчән сәнгать артистларының җырларын тыңладылар.