Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Батырлары белән данлы ил

23 февральдә бөтен ил Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итә. Ул- барлык буын ир-егетләребезнең бәйрәме.  Бу көнне без  тыныч тормышыбызга,  батыр- кыю солдатларыбызга, Ватанны саклаучыларга  дан җырлыйбыз! Әлеге датага багышлап, 23 февральдә Лесхоз мәдәният йортында “Батырлары белән данлы ил” дигән әдәби музыкаль кичә  үткәрдек. Кичәбезгә алдан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең  әти әниләрен өйләренә барып чакырдык. Аларның һәркайсының үз тарихы, үз язмышы, ләкин берләштергән сыйфат – аларның авыр минутларда илебезне яклау өчен кулына корал алган Россия патриотларын тәрбияләү. Әниләр үз уллары турында сөйләделәр, кыенлыклары белән уртаклаштылар. Сәхнәдән Ватанны саклаучылар хөрмәтенә  чын күңелдән әйтелгән сүзләр,  шигырьләр яңгырады. Үзэшчәннәребез аларга багышлап моңлы җырлар, биюләр башкадылар.