Җырым белән җиңдем дошманны
Муса Җәлил.Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Герой шагыйрнең туган көненә багышланган «Җырым белән җиңдем дошманны» исемле батырлык дәресенә Лесхоз урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары чакырылды. Кичә барышында балаларга Җәлилнең тормыш юлы һәм батырлыгы турында сөйләнде. Аның шигырьләре һәм җырлары белән таныштык. “Җырга әверелгән исем” исеме астында китап күргәзмәсе әзерләнде. Хәдичә Җәлилованың “Абыем турында” китабыннан өзекләрне бигрәк тә яратып тыңладылар. Соңыннан балалар үзләре дә шагырьнең “Вәхшәт”, “Җырларым” , “”Бер үгет”, “Кичер илем” кебек шигырьләрен бик матур итеп башкардылар.