Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Безнең горурланырлыгыбыз бар

5 февральдә безнең  китапханә  Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе оештырган «Безнең горурланырлыгыбыз бар» дип исемләнгән республика акциясенә кушылды. Акция Ватанны саклаучылар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышлана. Акция Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләрендә укучы балалар арасында үткәрелде. Үрнәк балалар бакчасында тәрбияләнүче өлкән төркем  балаларына һәм Лесхоз урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына  Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм башка язучыларның әсәрләрен укыдык. Балалар үзләре дә бик теләп  тәкъдим ителгән әсәрләр белән таныштылар