Журналлар патшалыгы буйлап сәяхәт
Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Журналлар патшалыгы буйлап сәяхәт»дигән китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәче балаларга вакытлы матбугатның нәрсә икәнен, газеталарның журналлардан, ә журналларның китаплардан нәрсә белән аерылганы турында сөйләде. Балалар «журналист», «редактор», «тираж», «экземпляр»төшенчәләре белән таныштылар. Алалар китапханәгә килә торган вакытлы матбугат белән таныштылар. Дәрес барышында балалар һәр журналның кабатланмас үз стиле һәм эчтәлеге барлыгын белделәр. Шулай ук журналларның өстәмә белем алу, фикерләүне үстерү өчен бик кирәкле булуын белделәр. Чарада катнашучылар үзләре нәрсә укулары, нинди журналларда мавыктыргыч мәкаләләр табулары турында сөйләделәр. Китапханә дәресен балалар журналлары битләрендәге табышмаклар, викториналар һәм башваткычлардан торган уен программасы белән дәвам иттек. Ахырда яшь китап укучылар китапханәдәге вакытлы матбугат басмалары белән таныша алдылар, аларны карап чыктылар һәм укыдылар.