Холокост – трагедия поколений…
27 гыйнвар-Холокост корбаннарына искә алу көне. Фашистларның ерткыч сәясәте корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Шушы истәлекле датага багышлап Лесхоз авыл китапханәсендә « Холокост – трагедия поколений…» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Очрашуга Лесхоз урта мәктәбенең 9-10 сыйныф укучылары килде. Холокост-инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән"ут белән юк итү" дигәнне аңлата. Дөнья тарихында Холокост дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Китапханәче фашистларның еврей һәм чегән халкына, бигрәк тә хатын-кызлар, өлкәннәр, балаларга каршы оештырылган вәхшилеге турында сөйләде. Кичә барышында презентациядә күрсәтелгән тарихи фотоларга анализ ясалды. Бер гаепсезгә геноцид корбаннары булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан иттек. Э. Межелайтисның «Пепел» һәм М. Җәлилнең «Вәхшәт » шигырьләрен укыдык.