«Ленинград блокадасы икмәге»
27 гыйнварда Россия Федерациясендә Ленинград блокадасы өзелгән көн буларак билгеләп үтелә. 25 гыйнварда «Ленинград блокадасы икмәге» исемле хәтер дәресенә Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентларын чакырдык. Блокадалы Ленинград атмосферасына керү өчен " Ленинград. Блокада. Хәтер» стендын әзерләдек. Катнашучыларга блокаданың килеп чыгу сәбәпләре, шәһәр халкының батырлыгы турында сөйләдек. Азык-төлек складлары янып бетүгә, икмәк нормаларының азлыгына, каты салкыннарга һәм даими бомбага тотуларга карамастан, ленинградлылар яшәү һәм көрәшүләрен дәвам иткәннәр. Хәттә балалар да өлкәннәргә ярдәм итеп – госпитальләрдә яралыларны карарга, шәһәр урамнарын чистартырга, завод-фабрикаларда эшләргә булышканнар. Чарада Анна Ахматова, Роберт Рождественский һәм Вера Инбер шигырьләре яңгырады. Һәлак булганнар истәлегнә бер минут тынлык игълан иттек.