И мужество, как знамя пронесли
Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Шул максаттан Лесхоз авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “ И мужество, как знамя пронесли ” исемле хәтер сәгете оештырды. Кичәгә Лесхоз урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары килгән иде.