Галәмгә юл салган якташыбыз
11 ноябрьдә математик, механик, Жуковский исемендәге хәрби һава инженерлык академиясе профессоры, техник фәннәр докторы, якташыбыз Рәхим Вәли улы Мөбәрәкшин истәлегенә багышланган «Галәмгә юл салган якташыбыз» исемле искә алу кичәсе оештырдык. Очрашуга ААПК студентларын чакырдык. Рәхим абый Мөбәрәкшин тумышы белән Күлтәс авылыннан. Ул Юрий Гагаринның укытучысы булган, космонавтика өлкәсендә бик күп хезмәтләр язган кеше. Илебез алдындагы хезмәтләре өчен ул 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы , Кызыл йолдыз орденнары, күп санлы медалләр белән бүләкләнгән.Рәхим абый минем бабамның бертуган энесе булу сәбәпле без аның белән якыннан аралашу бәхете тәтеде.Без авылыбыздан шундый бөек кешеләр чыгуы белән горурланабыз. Истәлекләребез электорон презентация белән үрелеп барды. Киләчәк буынга алар турында сөйләү безнең бурычыбыз.