Иман нурын җаның аша үткәр...
17 октябрьдә Лесхоз мәдәният йортында танылган дин әһеле,Каюм Насыйри,Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек мәгърифәтчеләребез эшен лаеклы дәвам итүче,Татарстанның баш казые,Балтач районы имам-мөхтәсибе, дистәләгән дини китаплар авторы -Җәлил хәзрәт Фазлыев белән бик җылы, тәрбияви очрашу узды. Очрашуны Арча шәһәре һәм район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин дога белән ачып җибәрде. Вәгазь тыңларга өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән, урта мәктәп укучылары да килгән иде. Җәлил хәзрәт Фазлыев җыелучыларга озак итеп вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде. Ислам диненең изгелеккә, игелеккә өндәве, радикаль агымнарның, экстремизмның аянычлы нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде. Җәлил хәзрәт динебездә мөһим булган дүрт мөһим кагыйдә белән таныштырды. Шулай ук бер-береңне гафу итүнең дә әһәмиятенә тукталды Шулай ук балалар тәрбиясе һәм гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре буенча да күп мәгълүмат бирде. Очрашуны дога һәм изге матур теләкләр белән тәмамладык.