Мәрхәмәтле булыйк олыларга
2 октябрьдә Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Үрнәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре катнашында “Мәрхәмәтле булыйк олыларга” исеме астында хәйрия концерты оештырдык. Концерт программасы өлкәннәр ункөнленге кысаларында үтте.Өлкәннәребез үзләренең яшь вакытларында җырланган җырларны баян тавышына тыңладылар, дәртле биюләрне яратып карадылар. Бәйрәм тәмамлангач өлкәннәребез һәм интернат җитәкчелеге чын күңелдән рәхмәтләрен белдерде