Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

“Арча урман хуҗалыгы Бөек Ватан сугышы елларында

Бөек Ватан сугышы башланган көннән халык хуҗалыгы тулысы белән хәрби режимга күчә. Арча урман хуҗалыгында да кискен үзгәрешләр башлана. “Арча урман хуҗалыгы Бөек Ватан сугышы елларында “ исемле мәгълүмат сәгатендә без яшьләр белән шул вакыйгаларга тукталдык. Лесхоз уриа мәктәбенең 9 сыйныф укучылары  белән очрашуга ГКУ “Арча урманчылыгы” белгече Мөхәммәтҗанова Энҗе Хазинур кызы һәм мәктәптә уку елларында Арча урман хуҗалыгы тарихы буенча фәнни өйрәнү эше белән шөгелләнгән И.И. Шайдуллин килде. Алар укучыларны Арча урман хуҗалыгының сугыш елларындагы хезмәт юлы, музейның архив материаллары белән таныштырдылар