Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Тату гаилә- ил терәге

24 сентября Лесхоз мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган "Могҗизалар кыры" - "Тату гаилә – ил терәге" күңел ачу уен программасы уздырдык. Уенга районыбызның мәдәният йортларында бергәләп  эшләгән  парларны чакырдык.Барысы да чын телешоудагы кебек булды: өч сайлап алу туры, "Бүләк", "Дус ярдәме"  һәм "Банкрот" секторлары .Уен барышында гаиләгә багышланган  мәсьәләләр, мәкальләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр укылды.

   Уен  барабаны янына чыккан һәр  катнашучы турында күп кызыклы нәрсәләр белдек. Үз чиратында уенчылар безне үз гаиләләрендәге традицияләр белән таныштырдылар. Тамашачылар да сынатмады. Турлар арасында алар өчен махсус әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр. "Гаилә әдәби әсәрләр битләрендә" китап күргәзмәсе оештырылды.