Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Табигать дуслары: урманда йөрү кагыйдәләре

“Эколята” экологик клуба йөрүче  балалар  өчен  Лесхоз авыл китапханәсендә "Табигать дуслары: урманда йөрү кагыйдәләре" экологик викторинасы узды. Әлеге чараның төп максаты кече яшьтәге мәктәп балаларында экологик аң  формалаштыру, табигатькә сак караш тәрбияләү . Балалар табышмаклар бәйгесендә катнаштылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр; табигать турында шигырьләрне бик матур, сәнгатле итеп сөйләделәр. Һәр конкурс - бу белемне тикшерү, балаларның туган табигатебезгә сакчыл карашын  ачыклау. Чөнки табигатне  саклау кечкенәдән үк тәрбияләнергә тиеш. Чара барышында Урман табышмакларына җавап бирделәр, табигать турында мәкаләләрне искә төшерделәр. Белмәмешне урманда йөрү кагыйдәләренә өйрәттеләр, ә Урман хуҗасына  табигатне яратырга, сакларга сүз бирделәр.