Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Экстремизм в молодежной среде. Как не допустить…

"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында 14 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында «Экстремизм в молодежной среде. Как не допустить…» исемле фикер алышу сәгате үтте. Әлеге чараның максаты - үсмерләрдә террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә тотрыклылык, яшьләрнең җинаятьчел төркемнәргә һәм экстремистик оешмаларга керүенә юл куймау. Чара барышында балалар "Экстремизм һәм террорчылык "  терминнары белән таныштылар, аларның төрләре, юнәлешләре  турында белделәр. Алып баручы экстремаль ситуациядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мөһим мәгълүмат белән таныштырды. Яшләр белән бергәләп критик хәлдә үзеңне ничек тотарга һәм аны ничек булдырмаска дигән сорауга җавап эзләдек. Барлык катнашучылар да ашыгыч хезмәтләр телефоннары һәм теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат булган "Экстремизм - ул...", "Террорчылык актлары куркынычы янаганда халыкның гамәлләре" буклетларын  тараттык.