Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Почемучкина полянка»

Урманга экологик сәяхәт планлаштырсак та, гел яңгыр явып тору сәбәпле безгә баш тартырга туры килде. Табигать кочагында «Почемучкина полянка» уку залы оештырырга булдык.  аның өчен хайваннар, үсемлекләр турында кызыклы китаплар сайлап балаларга тәкдим иттек. Чарага «Эколята» экология клубы әгъзалары һәм аларның дуслары килде. Яшь укучылар өчен  яшел планетабыз буйлап виртуаль экологик сәяхәт оештырдык.Һәр станциядә катнашучыларга төрле биремнәр тәкъдим ителде. Беренче тукталышта Сергей Михалковның «Прогулка» исемле шигырен укыдым. Алга таба балалар белән экология проблемалар буенча фикер алыштык, табигать турындагы хикәяләрдән өзекләр укып һәм табышмакларга җавап  табып, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшереп алдык. «Табигать дуслары кагыйдәләре» станциясендә урманга сәяхәткә китек. "Гөмбәләр патшалыгы" тукталышында гөмбә җыю кагыйдәләрен кабатладык. Чара барышында балалар В. Бианки, Н. Сладков, М. Пришвин, Г. Скребицкий, Е. Чарушин әсәрләре белән аеруча кызыксынып таныштылар. Очрашудан  соң китапханәгә язылмаган кайбер балалар аның укучылары булу теләген белдерделәр һәм табигать турында бик күп китаплар укырга теләүләрен әйттеләр.