Тезрәк, югарырак, көчлерәк
10 августта ДК хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен "Тезрәк, югарырак, көчлерәк" спорт уен программасын үткәрдек. Китапханәче спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеге, дөрес туклану, актив тормыш рәвешен алып бару кирәклеге турында сөйләде. Аннары балалар "Спорт тарихыннан" блиц-викторинасында катнаша алдылар. Яшь укучылар үз белемнәренең ныклыгын күрсәтеп илебез спортчылары, олимпия уеннары җиңүчеләре исемнәрен дөрес атадылар. Барлык катнашучылар да ярышларда актив катнашты. "Баш өстендә туп ярышы", "Аяк астында туп ярышы", "Футбол прессингы!", "Туп белән күтәрелә" һ.б. ярышларда үзләренең өлгерлекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Уен барышында командаларның ярышы барысы да үзара аңлашу һәм дуслык рухында узды. Балаларның барысы да татлы бүләкләр алды. Шулай ук иң мөһиме, уңай эмоцияләр, җәйге каникулларның тагын бер көне күңелле һәм файдалы узуы.