Ак калфаклар җыелган чаклар
13 майда Сурнар китапханәсендә җирле “Ак калфак “ җәмгыятенең утрышы булды. Бәйрәмнең төп бизәге булып Апайкина Гәр башлангыч мәктәбе укучылырының милли биюләре, борынгы уеннар, такмак әйтү, бала коендыру күренешләреннән торган чыгышлары булды. Шулай ук милли гореф гадәтләр турындагы чыгышлар да чәй өстәле артында бик күңелле үтте.