«Казан арты минем туган ягым, Данлы, шанлы Арча яклары»
Үрнәк бистәсендә үткән «Авылым кичләре» бәйрәме җылы тәэсир калдырды. Бистәнең мәдәният йорты халык белән тулы, яңартылыр хатирәләр дә бихисап иде. Залда китап укучыларга «Сиңа кайтам сагынып тагын да мин» исемле китап күргәзмәсе тэкъдим ителде. Бәйрәмне Үрнәк авылы хакимияте башлыгы Илгиз Камалетдинов ачып җибәрде. Урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хайруллин авыл халкын, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, Урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштырды. Үрнәклеләрнең тырыш, хезмәт сөючән булуын билгеләде. Бәйрәмдә Үрнәк җирлеге имам хатибы Эдуард Гәлимов тә катнашты. Ул халыкны бәйрәм белән котлады һәм азан укыды. Пенсиядәге укытучы Нурзидә Шәяхмәтова үзләренең тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырды, яшьлек хатирәләрен искә алды. Үзенең Лесхоз бистәсенә багышланган шигырен искә төшерде.
Лесхозым син минем мәңге шаулар
Яшел урманнар иле,
Ераклардан сагынып кайта
Читкә киткәннәр кире.
Бәйрәмне алып баручылар буларак китапханәче һәм мәдәният хезмәткәләре тарафыннан сценарий төзеп, халык белән, кайтасы кунаклар белән сөйләшеп, зур әзерлек эше алып барылды. Аннан авылның иң өлкән һәм нәни кешесенә, күп балалы гаиләләргә бүләкләр тапшырылды. Төрле номинацияләрдәге котлаулар да халык күңеленә хуш килде.
Бәйрәмне музыкаль яктан бизәгән Мөнирә Бариева, Каюм Вильданов, Нурания Ахмадуллина, Фаиль һәм Лилия Шавалиевлар үзләре яратып башкарган җырларны халыкка җиткерде.