Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Гомерләр бер генә бирелә!"

 Инвалидлар декадасы уңаеннан китапханәдә “Гомерләр бер генә бирелә!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп куелды.

    Һәркемнең яшәү дәверендә бәхетле буласы килә һәм моңа хакы да бар. Ләкин тормыш без дигәнчә генә бармый. Язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Китап күргәзмәсенә авыр язмышка дучар булган язучылар турында газета – журнал материаллары куелды. Аларның әсәрләре укучыларга тәкъдим ителде. Чөнки шундый хәлдә дә алар үзләрендә яшәүгә көч тапкан, алай гына да түгел, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен дә эшкә җигә алганнар.