"Китап уку - иң яхшы белем алу"
Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат – кат укыйсы, шигырьләрен ятлыйсы килә. Һәр кешенең үзенә ошаган бер китабы була.
Безнең укучылар дәресләрдән сон гына түгел, ә тәнәфес вакытларында да китапханәгә кереп, китаплар укып утырырга яраталар. Ә китапханәдә балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган китаплар бик күп.