Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Дуслыкта көч!"

   

     Күчмә китапханәдә “Дуслыкта көч!” дип исемләнгән дуслык бәйрәме үтте. Кышкар һәм Симетбаш башлангыч мәктәбе укучылары бергә дус булып торле конкурсларда катнаштылар. “Кем, кем белән дус?” дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр.

  Дуслыкка багышланган әкиятләрне, мәкальләрне искә төшерделәр.

  Дуслыкның да үз кагыйдәләре бар. Шул кагыйдәләрдән дуслык чәчәге төзеделәр, һәм ахырдан шундый нәтиҗәгә килделәр, дус - ул синең серләреңне саклый белүче, кирәк урында сине яклаучы, синең уңышларың өчен чын күңеленнән куанучы.