"Сәхнәдә - Китап!"
Әниләр көне уңаеннан һәм шулай ук китапны укучыга тагын да якынайту максатыннан авыл халкына Ф.Бәйрәмованың “Сандугач балалары” драмасын тәкъдим иттек.
Клубка “Сәхнәдә – Китап!” исемле китап күргәзмәсе эшләп куелды. Анда авторның үзе турында мәгълүмат бирелде, аның башка әсәрләре дә укучыларга тәкъдим ителде.