"Тарих битләрен җил ача..."
Без ел саен “Кайтаваз” клубына йөрүчеләр белән үзебездә тупланып килгән тарих альбомнарын тулыландырырга тырышабыз. Быел да яңа фоторәсемнәр, авыл кешеләренә багышланган яңа мәгълүматлар туплау максатыннан, гомер буе колхозда шофер булып эшләгән өлкәннәребез белән очрашу оештырдык. Алар безгә колхоз тарихы турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар җиткерде.