Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Аклык булып җанга иңә, Яңа ел шатлыклары!”

Кышкар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә “Кар кызлары парады” исемле театральләштерелгән Яңа ел тамашасы уздырды. Әлеге тамаша авылдашларыбыз башкаруында искиткеч матур Яңа ел җырлары, кызлар башкаруында матур, дәртле биюләр белән алышынды. Бәйрәм кызыклы  уеннар, сюрпризлар белән үрелеп барды. Шулай ук авылдашларыбызга һәм бәйрәмгә килгән кунакларга матур теләкләр яңгырады. Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте.