Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Мастерская Деда Мороза”.

Тылсымлы  яңа ел бәйрәме якынлаша. Яңа ел кәефен үз кулларың белән бүләк ясау да күтәрә. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан китапханә балаларны йоннан рәсем ясарга чакырды. Эш өчен безгә төсле йон, кайчы һәм рәсемнәр өчен рамка кирәк булачак. Чара башында китапханәче балаларга Яңа елны бәйрәм итү, Яңа ел чыршысы барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Чара барышында балалар викторинада катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, яңа ел шигырьләрен һәм җырларын искә алдылар. Елның иң салкын вакыты - кыш турында күбрәк белү өчен безгә китапханәдә оештырылган "Зима рассказывает сказки" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ярдәм итте.