Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Ш.Мәрҗани - бөек галим!"

    

         Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан, Симетбаш авылы “Нурислам” мәчетендә Мәрҗани укулары узды.

        Чарада дин әһелләре белән берлектә китапханәчеләр дә чыгыш ясадык. Мәрҗанинең тормыш һәм иҗат юлы, фәнни һәм гамәли хезмәтләре турында мәгълүмат бирдек.

        Аннан Ташкичү авылында Ш.Мәрҗани исемендәге музейда булдык.