Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Табаларда чыжлый коймак!

“Табаларда чыжлый коймак!” дип исемләнгән фольклор кичәдә коймак барлыкка килү тарихын искә төшердек, коймак белән бәйле традицияләрне белдек. Чара “Ак калфак” берләшмәсе оештырган фольклор күренеш белән башланып китте. Әлеге чарада катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда катнаштылар, гаилә рецептлары белән уртаклаштылар. Аш-су остасы остасы Гөлнур апай гаиләләрендә яратып пешерелә торган коймак пешерү серләренә өйрәтеп китте. Укучылар өчен “Яраткан ризык - коймак” дип исемләнгән күргәзмәсе эшләде, күргәзмәдән коймакларның төрле файдалы рецептларын табарга мөмкин иде.