“Киңәшчем – “Гаилә учагы” журналы”
Китапханә укучыларын кунакка, әдәби кафега чакырды, анда журналлардан бик матур һәм иң гади ризыклар исе таралган иде. Чарада катнашучыларга гадәти булмаган “Әдәби меню” тәкъдим ителде. Укучылар кроссвордлардан салатлар татып карады. Шулай ук кайнар ризыклар да китерелде. “Укы – әле” кайнар ризыгы аша, саулык, бакчачылык турындагы файдалы киңәшләр белән таныштылар, журналга кагылышлы фикерләре белән уртаклаштылар.
Эчемлекләр дә тәкъдим ителде – мәсәлән: "Акыллылар" коктейле. Бу гаилә турындагы мәкальләрдән торган гадәти булмаган коктейль иде. Һәм, әлбәттә, десертка - “Яңалык” торты. Әдәби кафега килүчеләр “Гаилә учагы” журналының яңа номерлары белән таныштылар.