Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Кышкар мәдрәсәсе XVIII гасыр ахыры - XIX гасырның беренче яртысында Россиянең иң зур мөселман уку йортларының берсе була.

"Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы" исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсенең, Балтач районы кичке уку бүлекчәсенең соңгы курс шәкертләре Кышкар авылы мәчет – мәдрәсәсендә булдылар. Мәдрәсә тарихы, мәдрәсәнең күренекле шәкертләре белән таныштылар. Җитәкчеләре Рамил Басыйр улы Бикбаев.