Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Гомер көзләрегез якты булсын!”

Кышкар авыл клубында, Симетбаш авыл клубы һәм китапханә белән берлектә “Гомер көзләрегез якты булсын!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм барышында өлкәннәребез үзләренә атап әйтелгән изге теләкләрне ишеттеләр.  Бәйрәм программасы вакытында залда рухи җылылык һәм шатлык атмосферасы торды. Әбиләр һәм бабайлар бер-берсе белән аралаша, шатлыклары белән уртаклаша, күңелле лотореядә катнаша алдылар. Өлкәннәребез өчен “...Ә күңел һич туймый яшьлектән!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды.

  Бәйрәм концертыннан өлкәннәребез яхшы кәеф белән таралыштылар.