Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Когда, где, как, и почему?”

   Китапханәче уен башында  катнашучыларны энциклопедияләр, сүзлекләр һәм белешмәлекләр белән таныштырды. Уен барышында укучылар әлеге китаплардан ничек дөрес файдаланырга икәнен белделәр. Конкурслар, логик уеннар, фикер йөртү өчен биремнәр үткәрелде, биремнәрне үтәгәндә белешмәлекләр һәм сүзлекләр белән файдаланырга мөмкин иде. Шулай ук балалар төрле темаларга кагылышлы сорауларга да җавап бирделәр: “Хайваннар рекорды”, “Россия могҗизасы”, “Табигать серләре”, аларга җавапларны китап ярдәменнән башка бирергә кирәк иде. Чарага «Книги эти обо всем на свете» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды.