Чыңлап көлсен балачак!
Барлык балалар да җәйне ярата, чөнки җәй елның иң якты һәм күңелле вакыты. Балалар өчен бу озак көтелгән каникуллар чоры. Анда аларны җылылык, шатлык һәм уңай хис-кичерешләр көтә. Ә иң мөһиме, җәй көне бик күп мавыктыргыч шөгыльләр табарга була! Елның әлеге күркәм вакытына “Балачак чыңлап көлсен!” дигән уен программасы багышланды. Программага эстафета, конкурслар, җәй темасына викториналар кертелгән идее. Балалар янына кунакка Куян да килде. Балалар кунакка бик шат иделәр. Чарада искиткеч дустанә атмосфера, балаларча елмаюлар һәм көлү хөкем сөрде.