“Книги – юбиляры 2025 года”
Китапханәдә укучылар өчен әдәби экскурс үткәрелде. Чарада балалар быел юбилейларын билгеләп үтүче балалар әсәрләре турында белделәр. Китапханәче чыгышын, “юбилей гади генә бәйрәм түгел, ә җитди дата, туган көннәр кешеләрдә генә түгел, китапларда да була” дип башлап җибәрде. Чара барышында балалар язучыларның биографияләре һәм иҗатлары белән таныштылар, әсәрләрнең сюжетларын искә төшерделәр. Әдәби викторина сорауларына җавап биреп, белемнәрен күрсәттеләр. Чарага 2025 елгы юбилярлар - китапларга багышланган «Отмечает книга юбилей» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде.